Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Үткән тәүлектә Әлмәттә битлек режимын бозган 75 кеше ачыкланган

Битлек режимы коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатыннан җәмәгать урыннарында халыкның шәхси саклану чараларын куллануны күздә тота.

Узган тәүлек эчендә битлек режимын бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе буенча 75 беркетмә төзелгән.

Хокук сакчылары юлыккан әлмәтлеләрнең барысы да сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында яки таксида шәхси саклану чараларыннан башка булган. Хокук бозучыларга җәзаны суд билгелиячәк.

Битлек режимын беренче тапкыр бозган өчен кисәтү каралган, аннан соң 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына.

Вазифаи затларга - 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса