Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Приставлар 4 банкны алдаган әлмәтлене тоткарлаган

Ир-атка машинасын сатар өчен 180 мең сумнан артык акча түләргә туры килә.

Приставлар кредитлар буенча 180 мең сумнан артык бурычы булган әлмәтлене бурычларын түләргә мәҗбүр итәләр. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә хәбәр иттеләр.

Ир-ат кредитлар җыйган. Бер генә кредит учреждениесенә дә бурычларын кайтармаган. Банк вәкилләре судка мөрәҗәгать итә. Шәһәр кешесенә карата башкарма производстволар кузгатыла, бу хакта пристав бурычлыга аңлата.

Әлмәтле суд карарларын үтәргә ашыкмый. Ул вакытта ФССП хезмәткәре башкаручы җыенын (13 мең сум) түләтү һәм түләмәүченең транспортынтеркәү гамәлләрен тыю турында карарлар чыгара. Бу ир – атның планнарына комачаулый-ул машинасын сатарга җыенган була. Ахыр чиктә, түләргә мәҗбүр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса