Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

2022 елда Әлмәт судына кергән җинаять эшләре кимегән

Кимү тенденциясе 2018 елдан бирле күзәтелә.

Әлмәт шәһәр суды 2022 елда 549 җинаять эшен караган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 100гә кимрәк. Бу хакта суд рәисе Тәлгать Гаделшин матбугат конференциясендә хәбәр итте.

- Кимү тенденциясе 2018 елдан бирле бара. Бу декриминализация, кабул ителгән законнар беән аңлатыла. Кайбер эш категорияләре административ хокук бозу буларак керә, кайберләре җәмәгать судьяларына каралуга тапшырыла һәм эшләр кими бара, - диде ул.

590 эш тәмамланган. Алар арасында урлаулар якынча 20% тәшкил итә, наркотикларның законсыз әйләнеше – 16,9%, юл хәрәкәтен бозу һәм транспортны эксплуатацияләү-15,3%. Саннар елдан - ел артык үзгәрми, диде суд рәисе.

2022 елда аклаучы карарлар чыгарылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса