Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә хокук сакчылары исерек килеш танышына пычак белән һөҗүм итүчене тоткарлаган

Ул берничә тапкыр хөкем ителгән 41 яшьлек ир булган.

Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Әлмәттә кичен полициядән Чапаев урамындагы фатирда пычак белән яраланучы барлыгын хәбәр иткәннәр. Ике хезмәтнең хезмәткәрләре дә урынга килеп, корсагында пычак ярасы булган аек булмаган ирне ачыклаган. Фатир хуҗабикәсе әлеге яралы танышларының инде яралы килеш өйләренә килеп керүен әйткән. Алар үзләре дә аек булмаган.

Соңрак аларның бергәләп эчүе ачыкланган, ә табын вакытында ир-атлар арасында низаг чыккан. Хуҗабикәнең граждан ире пычак алып,  иптәшенең эченә кадаган.

Росгвардиялеләр шикләнелүчене тоткарлаган. Ир-ат инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Аңа карата РФ ҖК 111 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса