Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене тузан суырткыч робот урлаган өчен хөкем иттеләр

Ир-ат урланган җиһазны комиссион кибеткә 8 мең сумга тапшырган.

Әлмәт районында яшәүче 25999 сумлык робот-тузан суырткыч урлаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер йорт яныннан узып баручы ир ачык форточка күреп, өйгә керергә була. Аннары, робот-тузан суырткычны урлап, җинаять урыныннан кача.

Судта ир-ат гаебен таныган.

Билгеле булганча, ир-ат тузан суырткычны 8 мең сумга комиссион кибеткә тапшырган һәм  сату-алу килешүен рәсмиләштергән.

Суд гаепләнүченең гамәлләрен «урлау» маддәсе буенча квалификацияләгән.

Суд аңа ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Шулай ук җинаятьче  зыян күрүче файдасына 25 999 сум түләргә тиеш.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса