Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен 7 тәүлеккә кулга алганнар

Ир-ат машина руле артында игезәк туганы утыруын әйткән.

Бу елның 8 декабрендә  шәһәр судында  җәмәгать судьясы әлмәтлегә карата административ хокук бозу турындагы эшне карады. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 7 декабрьдә әлмәтле транспорт белән идарә итү таныклыгыннан башка руль артына утырган. Аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар.

Суд утырышында ир үз гаебен танымаган, машинаны аның игезәк туганы йөрткәнен хәбәр иткән. Әлмәтле судтан аңа штраф рәвешендә җәза бирүне сорый.

Суд аңа җиде тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса