Мошенниклар туганнарының авариягә эләгүен хәбәр иткән.
Әйтик, 1950 елгы хатын-кыздан улын коткару өчен 900 000 сум акча таләп итәләр. Ул эшнең нидә икәнен сизеп, сөйләшүне туктаткан.
Тагын 6 кеше дежур частенә шалтыратканнар. Алар барысы да билгесезләрдән шундый эчтәлектәге хәбәрләр алганнар һәм трубкаларын куйганнар.
Барлык фактлар буенча да тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.