Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча 2 млн сумнан артык бурыч түләгәннәр

22 хезмәткәргә 2022 елның гыйнвар-август айлары өчен хезмәт хакы түләнмәгән.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы "гамма" инженерлык үзәгендә  хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятиенең 22 хезмәткәренә 2022 елның гыйнвар-август айлары өчен хезмәт хакы түләнмәве ачыкланган. Бурычның гомуми суммасы 2 млн сумнан артып китә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура предприятие директорына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә биргән. Моннан тыш, җитәкчегә карата «хезмәт хакын түләмәү» маддәсе буенча административ эш кузгатылган.

Реакция актлары карау стадиясендә.

Прокуратура тикшерүеннән соң хезмәткәрләргә 2 млн сумнан артык акча түләгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса