Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле машина йөртү таныклыгын сатып алмакчы булган

Әмма мошенниклар тозагына эләккән.

Әлмәттә яшәүче ханым машина йөртү таныклыгын интернеттан сатып алырга карар кыла, тик мошенниклар белән очраша һәм акчасыннан колак кага, дип хәбәр итә ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Интернетта  ир үз танышларына имтихан тапшырмыйча гына машина йөртү таныклыгы алуда ярдәм күрсәтүе турында белдерү куйган. Ул үз хезмәтләре өчен 12 мең сум сораган.


Бу тәкъдимне бер әлмәтле каул иткән, ул  мошенникка бөтен сумманы күчергән.  Шуннан соң ул элемтәгә чыкмый.

Судта ир үз гаебен таныган. Аңа гражданлык дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерү белән бер елга ирекне чикләү рәвешендә җәза бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса