Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче ханым притон тоткан

Әлмәтленең фатирында танышлары наркотиклар кулланган.

Әлмәтлене притон тоткан өчен  хөкем иттеләр, анда аның танышлары наркотиклар кулланган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаепләнүчегә притонны ябарга вакыт җитүе турында ике тапкыр кисәтү ясалуы билгеле, әмма ул кисәтүләргә колак салмый янә танышларына наркотиклар ясау һәм куллану өчен фатир биргән.

Гаепләнүчене наркотик матдәләр куллану өчен бинаны системалы рәвештә бирүдә гаеплиләр. Ул үз гаебен таныды. Аңа 12 ай сынау вакыты белән шартлы җәза бирделәр.

Хөкем карары аерым тәртиптә укылды. Ул әлегә законлы көченә кермәгән һәм аңа шикаять белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса