Аек булмаган хәлдә полициядән качарга омтылган әлмәтлене кулга алганнар
Эшне карау барышында ир үз гаебен таныган.
Әлмәтлене административ кулга алганнар, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.
Әлмәттәге бер йорт янында булган исерек ир, шәхесне билгеләгәндә, анкета мәгълүматларын атаудан баш тарта, полиция таләпләренә җавап бирми, нәтиҗәдә, закон таләпләренә буйсынмый.
Эшне карау барышында ир үз гаебен таныган.
Иргә 7 тәүлеккә административ арест билгеләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа