Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полиция хезмәткәрләре Краснодар краеннан булган мошенникны тоткарлады

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Полициягә Әлмәттә яшәүче 20 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән һәм мошенниклар корбаны булуын хәбәр иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшь кеше ноутбук өчен матрица  табарга карар иткән һәм компьютер комплектлау әйберләре һәм гаджетлар сату буенча махсуслашкан сайтларның берсендә хәбәр калдырган. Тиздән аңа сатучы шалтырата. Әлмәтле товарның тулы бәясен түләп, трек номерын ала.

Күрсәтелгән вакыт эчендә мөрәҗәгать итүче транспорт компаниясе аша товар ала, посылкада матрица түгел, ә материнская плата була. Сатып алучы ир белән элемтәгә кереп, акчаны кире кайтаруны таләп итә. Җинаятьче акча күчерәчәген әйтә, тик нәтиҗәдә, зыян күрүчегә акча күчерү турында ялган банк чегын гына җибәрә. Зыянның гомуми суммасы 28 мең сум тәшкил иткән.

Эзләү чаралары комплексы барышында Әлмәт полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлаган. Ул Тихорецкида яшәүче 20 яшьлек ир булып чыга. Аның сүзләренә караганда, элек ул сервис үзәгендә эшләгән, компьютер техникасын яхшы белә һәм алдау юлы белән булса да, акча эшләргә булган. Ул шулай ук акчаларның шәхси ихтыяҗларына сарыф ителүен дә өсти: азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары сатып алган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса