Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полиция хезмәткәренә кул күтәргән әлмәтлене хөкем иттеләр

Әлмәттә яшәүче 41 яшьлек ханым «хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды.

Агымдагы елның 28 мартында аек булмаган хәлдә ханым патруль автомобиле салонында полиция хезмәткәренә аягы белән тибә.  Бу хәл аны полиция бүлегенә «җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен" маддәсе буенча административ хокук бозу кылган өчен китергән вакытта килеп чыккан.

Ханым үз гаебен таный. Суд аны 1 ел һәм 3 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса