Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле банктан шалтыратуга ышанып, 80 мең сум акчасыннан колак каккан

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Полиция бүлегенә Әлмәттә яшәүче 39 яшьлек ир мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ир аңа банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре шалтыратуын сөйли. Ул хәбәр иткәнчә, санкцияләргә бәйле рәвештә, яңа счет ачарга кирәк, чөнки хәзерге вакытта булган счетлар ябыла. Ир мондый сорауларны телефон аша хәл итмәячәген аңлап трубканы куя.

Алга таба аның белән башка белгеч элемтәгә кереп, яңа хезмәт барлыкка килүен һәм клиентка банкка бару зарурлыгы юклыгын әйтә.   Нәтиҗәдә, ир 80 мең сумны яңа счетка күчергән. Мошенник аңа банк офисына мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәткәрдән счеттагы барлык акчалары булган картаны сорарга киңәш итә.


Икенче көнне ир банкка барып, белгечкә мөрәҗәгать итә. Банкның чын хезмәткәре белән сөйләшкәннән соң, ул үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса