Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Машина сатучы әлмәтлене һәм Башкортстаннан булган сатып алучыны алдаган кешене эзлиләр

Җинаятьче чын сатучының игъланын урлап, аны сайтка урнаштырган.

Башкортстанда яшәүче 26 яшьлек автомобиль алырга теләгән ир каракларның корбаны була.  Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир интернет мәйданчыкларының берсендә Әлмәттә 120 мең сумлык автомобиль сату турында белдерү тапкан һәм Артур исемле сатучы белән элемтәгә кергән.

Җинаятьченең чын сатучының белдерүен урлап, сайтка урнаштыруы ачыкланган. Аннары автомобильнең чын хуҗасы белән элемтәгә кереп, килешү төзү өчен очрашу турында килешкән.


Машинаны сатып алу максаты белән Башкортстанда яшәүче  ир Әлмәткә килеп, «сатучыга» шалтырата. Тегесе хәзер аның танышы чыгачагын һәм машинасын күрсәтәчәген әйтте. Ир автомобильнең тышкы кыяфәтен һәм техник характеристикаларынкарап, аны сатып алырга әзер булуын белдергән. Шуннан соң ул мошенникка 100 мең сум акча күчерә һәм аңа шалтырата.

Сөйләшүне ишетеп, әлмәтле автомобильнең хуҗасы булуын һәм бернинди Артурны да белмәвен әйтә.  Акча күчергәннән соң сатучыга шалтыратып булмый. Ир мошеннниклар корбаны булуын аңлап,   полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенник шәхесен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса