Әлмәт шәһәр судында аек булмаган шофер турындагы эшне карадылар
Ир янә аек булмаган хәлдә руль артына утырган.
Әлмәт шәһәр судында исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү турындагы эш буенча тыңлаулар булды.
Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә 31 яшьлек ир. Бу шофер 2020 елда исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ике ел элек суд карары буенча аңа 30 000 сум күләмендә штраф билгеләгәннәр һәм ел ярымга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Руль артында хөкем ителүче 15 минут узарга өлгергән, күрше урамда аны ЮХИДИ патруль машинасы туктата.
Машина йөртүче исерек хәлдә була, алкотестер 0,614 мг/л күрсәткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Гаепләү хокук бозучыга 300 сәгать төзәтү эшләре һәм 2 ел транспорт чарасы белән идарә итүне тыюны таләп иткән. Суд Мансур Миңнехановка 320 сәгать мәҗбүри эш билгели һәм 2 елга һәм 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа