Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене кабат аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр

Ирне 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Әлмәттә яшәүче 40 яшьлек ир-атны «аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе буенча хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 8 февралендә кич белән «Лада-213100» автомобиле белән аек булмаган килеш идарә итүче ир-ат Әлмәттә урамда автоинспекторлар тарафыннан туктатылган.

Аны шундый ук хокук бозу өчен хөкем иткән булалар инде. Ул вакытта аңа, 1,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнә.


Ир үз гаебен таныган. Суд аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса