Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

50 мең ришвәт биргәндә тотылган әлмәтле 200 мең сум штраф түләячәк

Әлмәтле законсыз рәвештә салынган кибетен сүтәргә теләмәгән.

Законсыз салынган кибетен сүттерергә теләмәгән әлмәтле суд приставлары начальнигына ришвәт бирергә уйлаган. Ә вазифаи зат бу хакта үзенең җитәкчелегенә хәбәр иткән. Вазифаи зат оператив-эзләү чаралары кысаларында Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендәге идарәсе хезмәткәрләре контролендә эшли. Шулай итеп, ришвәт бирүче тотыла. 

ТР Әлмәт шәһәр суды карары белән гражданин җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 200 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса