Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене законсыз рәвештә наркотиклар сатып алган өчен хөкем иттеләр

Суд аңа 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.

Әлмәт шәһәр суды 29 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Суд ирне законсыз рәвештә наркотиклар сатып алу һәм саклауда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Ир-атны узган елның октябрь азагында Әлмәттә 0,42 граммлы наркотик сатып алуы ачыкланган. Шул ук көнне аны полиция тоткарлаган. Элегрәк ирне шундый ук җинаять өчен хөкем иткәннәр инде.


Тоткарланучы үз гаебен таный. Суд аңа 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса