Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Эшсез әлмәтлене урлаган өчен хөкем иттеләр

Иргә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Әлмәт шәһәр суды элек хөкем ителгән 42 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Суд ирне урлауда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның маенда ир Әлмәттә Юныс Әминов урамындагы велопрокат пункты территориясеннән 10 мең сумлык велосипед урлаган. Соңрак җинаятьче велосипедны бер мең сумга саткан. 

Судта ир үз гаебен таныган. Гаеплегә катгый режимлы төзәтү колониясендә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса