Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

49 яшьлек эшсез әлмәтлене мошенниклар алдаган

Акча эшләргә омтылып, ир мошенникларга фатир сатудан кергән бөтен акчаласын биргән.

Гомумән алганда, ир мошенникларның төрле счетларына 1,5 млн сум тирәсе акча күчергән. 

Полиция хезмәткәрләре агымдагы елның октябрь башында интернет челтәрендә зыян күрүченең өстәмә хезмәт хакы мөмкинлеге турында мәгълүмат укуы һәм социаль челтәрнең бер төркемендә үз мәгълүматларын калдыруы ачыкланган. Берничә көннән соң билгесез ир аның белән элемтәгә кереп, эшнең асылын аңлата. Шалтыратучы сүзләренә караганда, ир акчаны билгеләнгән көнгә салырга һәм хезмәт хакыннан процентлар алырга гына тиеш булган. Зыян күрүче риза була һәм 15 октябрьдә милекне сатудан калган 500 мең сум күләмендә беренче взнос кертә. Икенче көнне үк тагын 200 мең сум сораганнар. Акчасы булмаганлыктан, ир бер банкның кредит картасыннан файдаланган. Алдагы взносларны ул да кредит картасы белән түләгән. Аны алдаганлыклары турында ир-ат элемтәгә керүдән туктагач һәм шалтыратуларга җавап бирми башлагач кына аңлаган. 

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

 

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: алдакчыларның корбаны булмас өчен, гади киңәшләрне үтәргә кирәк:

- Акча, инвестицияләү, фонд биржасында сату-алу, инвестицияләү мөмкинлеге турында мәгълүмат алгач, оешманың Россия финанс базарында арадашчы булырга мөмкинлек бирә торган лицензиясе бармы икәнен тикшерегез. Әгәр компания чит илдә теркәлгән һәм чит ил лицензиясе булу турында раслый икән, акча югалту куркынычы бик зур. Кагыйдә буларак, мондый схема буенча мошенниклар эшли.

Аларны түбәндәге билгеләр буенча танырга була: 

Алар нык зур керемнәр вәгъдә итә. Инвестицияләрдән һәрвакытта да керем алу мөмкин түгел. Моны аферистлар гына эшли ала. 

Агрессив реклама. Пирамиданы оештыручылар интернетта үзләренең "отышлы проектларын" актив рәвештә алга этәрә, вкладчыларны танышларын алып килергә өнди, «уңышлы инвесторлар»ның сокландыргыч фикерләрен бастыра. Артык бер типлы уңай фикерләр сезне сагайтырга тиеш, чөнки аларның ялган булу ихтималы зур.

Элемтә өчен контактлар булмау. Финанс пирамидасы сайтында сез телефон номерларын да, почта адресларын да таба алмассыз, анда кире шалтырату яки чатта аралашу өчен генә заказ бирергә мөмкин. Үзләренең контакт мәгълүматларын шикле кешеләр генә яшерәләр.


Мондый җинаятьләрнең корбаны булмас өчен, бары тик инвестицияләү, криптовалюта сатып алу һәм сату өчен рәсми кушымталар, шулай ук намуслы һәм тикшерелгән оешмалар белән генә аралашырга кирәк.

- Заманча банк карталары тиз арада түләү мөмкинлеге бирүче чип белән җиһазландырыла (терминалга картаны кертеп, счеттан тиешле сумма исәпкә алына). Исегездә тотыгыз, әлеге системадан караклар да файдалана ала. Шуңа күрә, бу очракта банк картасын тиз арада заблокировать итәргә кирәк. Ә я көндезге түләүләр өчен лимит билгеләгез яки теләсә нинди транзакция өчен пин-код куегыз. 

Бушлай игъланнар сайтында игълан куйсагыз, исегездә тотыгыз, сезгә сатып алучы ролендә мошенниклар да шалтырата ала. Кагыйдә буларак, җинаятьче курьер яки таксист җибәрергә, ә түләүне банк картасына күчерергә тәкъдим итә. Әмма сездән карта номерын гына сорап калмый, башка мәгълүмат белән дә кызыксына ( СVC яки CVV код, СМС коды).

Бу мәгълүматны кешегә хәбәр итәргә ярамый. Товар сатып алганда  картаның 16 урынлы номеры яки кәрәзле банкка бәйле телефон номеры гына кирәк.

Алдауга шикләнгән очракта, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына «02» телефоны буенча хәбәр итегез.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса