Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотиклар кулланып, руль артына утырган әлмәтле хөкем ителде

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Әлмәт шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган 27 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карады. Бу хакта ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд билгеләгәнчә, ир 2021 елның июлендә җәмәгать судьясы карары белән «исерек хәлдә булган транспорт чарасы белән идарә итү»маддәсе буенча хөкем ителгән. Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, дәүләт кеременә 30 000 сум күләмендә штраф билгеләделәр. 2021 елның августында ир-ат, наркотиктан исергән хәлдә, шәһәр урамнарының берсендә автомобильдә йөри. Анда аны автоинспектор туктата. Ирне дә тикшерүгә җибәргәннәр, анда мефедрон куллану ачыкланган.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен танымаган һәм, анализларында наркотик чара табылуга карамастан, ул әле 20 көн элек кенә кулланганын әйткән. Суд ирне гаепле дип тапкан һәм аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X