Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Үтерү белән янаган әлмәтле ирегеннән мәхрүм ителәчәк

Ир танышына балта һәм пычак белән янаган.

Җәмәгать судьясы Әлмәтлегә «Үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы" маддәсе буенча җинаять эше өчен хөкем карары чыгарды. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелның августында исерек килеш хөкем ителгән ир-ат танышы белән бәхәс вакытында балта алып, хатын-кызга яный. Шул ук вакытта хөкем ителүче аңа «Мин сине үтерермен!» дип  балтасын идәнгә ташлый һәм зыян күрүчене чәчләреннән эләктереп, пычак белән яный. 

"Зыян күрүченең әйтелгән янауны гамәлгә ашырудан курка, чөнки ир – ат исерек хәлдә була, үзен агрессив тота, үз гамәлләрен контрольдә тота алмый, кулына балта һәм кухня пычагы тотып, үтерү белән янау сүзләрен әйтә, ягъни үз гамәлләре белән әлеге хәлне реаль кабул итү өчен бөтен шартларны тудыра",-диелә судның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Зыян күрүче судка аларның дуслашуын, хатын аны гафу итүен һәм бернинди дәгъва да булмавын аңлата.

Җәмәгать судьясы, барлык шартларны да исәпкә алып, ирне гаепле дип таный һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса