Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле фатирында киндер үстергән

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ир-аттан 4 миллион 300 мең сум акча алган, ул наркотик сатудан акча эшләгән.

Әлмәт полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 46 яшьлек ир-атның фатирында яшерен лаборатория тапканнар. Җиһазлар ярдәмендә әлмәтле өй шартларында киндер үстергән. Ике фатирда киндер һәм үсемлек матдәләре булган 56 чүлмәк табылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Ир үзендә генә түгел, ә 68 яшьлек әнисенең фатирында да тыелган эшчәнлек алып бара. Наркотикларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, хокук саклау органнары моңа инанган. Бинада вентиляция һәм  термобокслар табылган, алар эчендә наркотик матдәләр булган. Беренче фатирда 38, ә икенчесендә үсемлекләр булган 18 чүлмәк һәм үсемлекләрдән ясалган матдә булган банка табылган.

Химия тикшерү үсемлекләрнең киндер, ә табылган матдәнең 80 граммлы марихуана булуын күрсәткән.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ир-аттан 4 миллион 300 мең сум акча алган, ул наркотик сатудан акча эшләгән. Шулай ук кәрәзле телефоннар, электрон үлчәүләр, төргәкләү материалы һәм наркотикларны фасовкалау өчен җайланмалар булган.

46 яшьлек әлмәтле 2019 елдан бирле наркотиклар үстерү белән шөгыльләнүен, ә әнисен 2021 елның февраленнән эшкә җәлеп ителүен сөйләде.

Фигурантка чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы кулланлган. Шикләнелүчегә карата ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган: "зур күләмдә  наркотик чараларны законсыз саклау, әзерләү" һәм "наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса