Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Песионерның акчасын урлаган әлмәтле хөкем ителде

Әлмәт шәһәр прокуратурасы районда яшәүче 35 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны җинаять кылуда, урлауда гаепле дип тапкан.

Гаепләнүче узган елның 17 декабрендә  аенда көндез тәрәзә төбендә яткан паспорт эченнән 7 мең сум күләмендә акча урлый. Урланган акчаны алып, вакыйга урыныннан кача. Нәтиҗәдә пенсионер 7 мең сум күләмендә акчасын урлата.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таный, тәүбә итә, зыянны каплый. Элегрәк ир җинаять җаваплылыгына тартылмаган.

Әлмәт шәһәр суды карары белән хөкем ителүчегә 1 ел 6 айга төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының 10% дәүләткә күчерү рәвешендә җәза билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса