Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ир белән хатын үз фатирларында наркопритон оештырган

Алар үзләренең кечкенә балалары янында наркотиклар әзерләгәннәр һәм  аның белән кунакларын да сыйлаганнар.

Җирле халыктан кергән мәгълүматны тикшерү барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре 37 һәм 40 яшьлек ир белән хатынның бу елның гыйнвар-март айларында наркотик матдәләр ясау, куллану өчен наркотикларга бәйле затларга үз торакларын бирүләрен ачыклаган.

Наркопритон тотучыларны наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Аларның фатирында мәк, кулланылган шприцлар, мамык, тампоннар, ацетонлы шешәләр табыла һәм алына. Әлеге урынга килүчеләр табиб билгеләмичә генә наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

 

Тоткарланган затларга карата РФ Җинаять кодексында каралган «Притоннар оештыру, тоту яки наркотик чаралар, психотроп матдәләр, аларның аналогларын куллану өчен биналарны системалы рәвештә бирү» дигән җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Тикшерү барышында фигурантларга кисәтү чарасы сыйфатында чыгып китмәү турында подписка алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса