Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кыздан 17 мең сум акча урлаган

Полициянең дежур частенә Әлмәттән бер хатын-кыз интернет-мошенникларның корбаны булуын хәбәр итә.

46 яшьлек мөрәҗәгать итүче «ВКонтакте» социаль челтәрендә 17500 сум акча сорап хезмәттәшеннән шәхси хәбәр килүен әйтә. Хатын-кыз, уйлап та тормыйча, акчаны хәбәрдә күрсәтелгән банк картасы реквизитлары буенча күчерә. Шуннан соң ул хезмәттәше белән хат алышуын дәвам итә, ул аңа рәхмәт белдерә һәм тагын 27500 сум сорый, янәсе, кредитны түләү өчен. Шул вакытта гына ханым хезмәттәшенең сәхифәсеннән мошенник белән язышуын аңлый, хәбәр билгесез зат тарафыннан җибәрелгән һәм ханым полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Акча урлау факты буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса