Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

2,5 мең сумлык виски урлаган әлмәтле тоткарланган

Егет элек талау буенча хөкем ителгән була.

Әлмәттә кыйммәтле виски урлаган егет тоткарланган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Кич маршрут буенча патрульлек итүче Әлмәт эчке эшләр идарәсенең тоткарлау төркеме хезмәткәрләре Фәхретдин урамындагы кибеттә хәвеф сигнализациясе эшләү турында үзәкләшкән күзәтү пульты буенча кизү торучыдан хәбәр алдылар. Росгвардиячеләр оператив рәвештә адрес буенча килеп җитәләр, анда сәүдә бинасына билгесез егет кергәнлеге һәм 2500 сум торган шешәле виски тартмасын урлаганы ачыклана. Ул товарны ишек янында урнашкан стеллаждан эләктереп ала һәм бинадан чыгып кача.
Аны күрше урамда табалар. Полиция патруль-пост хезмәте вәкилләре белән бергә ул кулга алына һәм полициягә озатыла. 1998 елгы егет инде бер тапкыр хөкем ителгән була.


Хәзерге вакытта аңа карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса