Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле экшн-камера сатып алам дип, акчасыннан колак каккан

Квадроциклда төшерелгән экстремаль видеоны ул үзенең ютуб каналында урнаштырырга ниятләгән.

65 яшьлек әлмәтле экшн-камера сатып алган вакытта акчасыннан колак каккан.


Рәсми кибетләрдә камераларга бәяләр бик югары булганга ул бушлай игъланнар сайтындагы тәкъдимнәрне өйрәнеп, сатучыларның берсе белән элемтәгә кергән. Ир 13 мең сумга үзенә ошаган камераны алырга уйлаган.


Камераның барлык характеристикалары һәм техник мөмкинлекләре турында аңлаткач, ир заказны транспорт компаниясе аша рәсмиләштерергә булган. Менеджер аңа заказны раслау өчен трек сылтамасын җибәргән. Ир сылтама буенча күчеп, мондый трекның булмавын ачыклый. Аннары заказ өчен түләү кирәклеге турында мәгълүмат пәйда була.

Ул банк картасының номерын, CVC-кодын керткән һәм банкның билгесез счетына 13 мең сум акча күчергән. Шуннан соң зыян күрүче сатучыга кирәкле сумманы түләве турында хәбәр итә.

Алга таба транспорт компаниясе сайтыннан техник җитешсезлек килеп чыгуы турында хәбәр килә. Ир-атка акчаны кире кайтаруны рәсмиләштерергә һәм сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр. Зыян күрүче картасының барлык мәгълүматларын кабат кертә һәм шунда ук аның тагын  13 мең сум акчасы юкка чыга.

Шуннан соң ул банкның кайнар линиясенә шалтыратып, банк картасын блоклап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян 26 мең сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса