Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде

15 декабрьдә Әлмәт шәһәре прокуратурасы 61 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапкан. Судта ирнең транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылганнан соң, янә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе ачыкланган.


Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.


Суд аны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләгән.


Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса