Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле эшеннән DVD-система урлаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Агымдагы елның 24 апрелендә хөкем ителүченең үзе хезмәт куйган автосервистан DVD-система һәм башка җиһазлар урлавы ачыкланган.

Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Ул "Чит кеше милкен урлау" маддәсе буенча гаепле дип табылган һәм аңа 5000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: прокуратура