Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле наркотиклар өчен хөкем ителде

Ул 3 ел 6 айга иректән мәхрүм ителгән.

Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт районы суды 35 яшьлек ир-атны "Наркотикларны законсыз сатып алу, саклау" маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Агымдагы елның 11 августында хөкем ителүченең законсыз рәвештә наркотик сатып алуы һәм үзе белән 1,08 грамм массаны законсыз рәвештә саклавы ачыкланган. Наркотикларның бер өлешен ул Ленин урамындагы бер йортның подъездында куллана, калган өлешен үзендә саклый.

Шәхси тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар тартып алынган.

Суд карары нигезендә хөкем ителүчегә гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса