Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле законсыз рәвештә урман кисүдә гаепләнә

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул «Урманны законсыз кисү» маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Суд агымдагы елның 30 апрелендә хөкем ителүченең кече Шуган авылында законсыз рәвештә урман кисүен ачыклаган. Бу «Әлмәт урманчылыгына» шактый күләмдә матди зыян китергән.

Ул үз гаебен тулысынча таныган.
Суд хөкем ителүчегә 8000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: урман кисү