Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кеше кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен хөкем ителде

Әлмәттә прокуратура 49 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул "Үтерү белән янау" һәм "Кеше сәламәтлегенә уртача зыян салу" маддәләре буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды.

Гаепләнүче һәм зыян күрүчеләр арасында агымдагы елның 22 июнендә низаг булуы ачыкланган. Ызгыш вакытында хөкем ителүче иптәшенең күкрәк читлеге һәм җилкәсе тирәсенә берничә тапкыр пластик торба белән суккан. Шул ук вакытта үтерү белән янаган.

Ул үз гаебен тулысынча таныган. Суд йомшартучы шартларны исәпкә алып, 2 елга сынау срогы белән аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: прокуратура җинаять