Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ялган белешмә белән тотылган ир-атка карата җинаять эше кузгатылды

Ир-ат Әлмәт-Урсай-Зәй автомобиль юлының 3 чакрымында контроль-үткәрү пунктында тоткарлана.

Документларны тикшергәндә ул полиция хезмәткәрләренә үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен эш бирүчедән алган легаль булмаган белешмә бирә.

61 яшьлек татарстанлыга «Ялган документлар, штамп, мөһер яки бланклар ясау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Пенсионер раслаганча, белешмәне сак предприятиесендә биргәннәр һәм ул анда каравылчы булып эшли.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Белешмәне оешманың фирма бланкында бастырганнар, шулай ук анда җитәкченең имзасы да булган.

«Алга таба тикшерү-оператив төркеме эшкә кереште. Белешмә хуҗасы - 61 яшьлек ир беркайда да эшләми, ә бу белешмәдә күрсәтелгән оешмада аның хатыны эшли. Хатын-кыз сүзләренә караганда, 6 апрельдә бер хезмәттәше өенә буш бланк алып кайта. Хатын иренә файдалануга бирергә була", - диде Лилия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса