Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт прокуратурасы "ялган" дипломнар сату фактын ачыклады

Ялган документлар интернетта ачыктан-ачык сатылган.

Урта махсус һәм югары белем турындагы дипломнар сатып алу җиде сайтта тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта сатып алучыларны барлык документлар да РФ дипломнарының федераль реестрына кертелгән дип ышандырганнар. Әлеге сайтларга керү мөмкинлеге чикләнмәгән — анда теләгән һәркем керә ала.

Шәһәр прокуратурасы фикеренчә, сайтларда урнаштырылган мәгълүмат гражданнарны хокукка каршы гамәлләргә, атап әйткәндә, ялган документны законсыз сатып алуга һәм куллануга этәрә. Ведомство «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында»гы Федераль закон таләпләрен үтәүне тикшерүне башлап җибәрә.

Аның нәтиҗәләре буенча прокуратура шәһәр судына мөрәҗәгать итә. Ул шәһәр прокурорының тыелган мәгълүматка үтемлелекне чикләү турындагы гаризасын карады. Җиде интернет-сайтта урнаштырылган дипломнар сату турындагы мәгълүматлар суд тарафыннан Россия территориясендә тыелган дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса