Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә психик тайпылышлары булган сак хезмәткәре ачыкланган

Шәһәр прокуратурасы судка психик авыруы булган гражданинның эшчәнлеген тыю турындагы таләп белән мөрәҗәгать иткән.

23 апрельдә сак эшчәнлеге һәм корал турындагы законнарны бозу очракларын тикшерү барышында прокуратура хезмәткәрләре бер сак хезмәткәренең бу вазифада эшләргә хокукы булмавын ачыклаган.

54 яшьлек әлмәтледә шәхси сак оешмасында эшләве турында таныклык бар, әмма 2016 елдан башлап ул психиатр күзәтүендә тора. Аңа сак эшчәнлеген башкаруга юл куймый торган авырулар исемлегендә күрсәтелгән җиңел дәрәҗәдәге “акылга зәгыйфь булу” диагнозы куелган булган.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы административ дәгъва гаризасы төзеп, хокук бозуларны бетерү өчен аны судка җибәрә. Хәзерге вакытта гариза тикшерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса