Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт юлларында 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

22 апрельдә 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчеләрне тикшерү буенча “Стоп колеса” профилактик операциясе уздырылды.

Аның барышында 240 машина йөртүче тикшерелгән.

Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелә: гадәттән тыш хәл булганда яки барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү – 4 очрак, төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 1 очрак, куркынычсызлык каешын эләктермәү – 2 очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса