Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган әлмәтлеләрне җәза көтә

Татарстан Республикасының коронавирус буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән Татарстанда тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Якындагы кибеткә азык-төлеккә чыгу яки чүп-чар чыгару өчен рөхсәт кирәкми.

Иртәгә, 2 апрельдә, полиция хезмәткәрләре эштән белешмә һәм хәрәкәт итү өчен рөхсәт язулары, ягъни махсус пропускларны булмаган кешеләрне штрафка тарта башлаячак.

Шәһәр чигендә Росгвардия һәм полициянең уртак постлары урнаштырылган, һәм барлык машина йөртүчеләргә бүген хәрәкәт өчен махсус пропусклар алу тәртибен аңлаталар.

Җитди сәбәпләрсез үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ штрафлар каралган.

2 апрельдән Әлмәттә полиция патрульләре белешмәләре һәм күчәргә рөхсәтләре булмаган кешеләрне штрафка тарта башлаячак.

Сүз уңаеннан, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, гомер һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган очраклардан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китәргә тиеш түгел.

Халык үз торакларын бары тик кирәк булганда гына ташлап китә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса