Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Яңача укырга өйрәнү галәмәте

Озын-озак яллардан соң кабат укулар башланды. Вәзгыять нәтиҗәсендә быел укучыларның язгы каникуллары 18 көн дәвам итте. Әмма аларның тәмамлануы укучыларны парта артына кайтармады. Дәресләр хәзер өйдә, видеоэлемтә буенча уза.

Укучылар элеккечә математикадан биремнәр чишә, рус теленнән кагыйдәләр ятлый, әдәбияттан инша яза, ләкин дүшәмбедән башлап моны өйдә башкаралар. Дәресләрнең вакыты да кыскарды – өлкән сыйныфларда ул 30 минут дәвам итә, кечеләрдә 15 минуттан да артмый. Тәнәфесләр исә киресенчә озайтылды – алар хәзер 15 минуттан алып 30 минутка кадәр җитә.

- Укучылар башка уку платформаларына кереп, алдагы дәресләргә әзерләнергә өлгерә алсын өчен шундый карарга киленде, - дип аңлатма бирде мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская.

Әлмәттә 25500 ләп укучы укуларга керешкән. Башлангыч сыйныфлар дүртәр, өлкәннәр биш-алтышар дәрес укый. Бу онлайн-трансляциягә берьюлы меңләгән укучы кушыла дигән сүз. Яңа тәҗрибә, технологияләр белән эш итү, интернет мөмкинлекләре, әлбәттә, беренче көннәрдә кыенлыклар тудырды. Шулай да яңа форматта уку җайлана башлады.

Күпбалалы Гобәйдуллиннар яңача укуны гаиләләре белән сыный. Уллары Азат политехникумның I курс студенты, кызлары Илүзә 1 нче гимназиянең 6 нчы сыйныфында укый. Әниләре 25 нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Кагыйдә буларак, өчесенә өч компьютер кирәк. Гамәлдә моны ничек хәл иткәннәр соң?

- Башта авыррак булды. Бигрәк тә эмоциональ яктан. Хәзер күнектек, техника җитәрлек булмагач, эш сәгатьләрен бүлдек. Бер-беребезгә ярдәм итеп, күмәкләшеп эшлибез, бәлки шуңа җайлырактыр да безгә. Бар нәрсә дә күңел халәтенә, мәсьәләне психологик кабул итүгә бәйле. Паникага бирелеп, күмәк төшенкелеккә иярү уңай нәтиҗә бирмәячәк. Бу - тормыш мәктәбе, - ди Эльза Марселевна.

Аның сүзләренә караганда, сыйныфтагы әти-әниләр, балалар, укытучылар да мәктәптә укытуны сагына. Традицион уку системасын алар иң яхшысы дип саный.

- Дистанцион уку English First өйрәнгәндә һәм башка курсларга, бәлки студентларга өлешчә фәннәрне укытканда кулайдыр, әмма урта мәктәп, бигрәк тә башлангыч сыйныфларга бик авыр. Әти-әниләрнең барысы да заманча технологияләр белән эшли белми, димәк, балаларына да ярдәм итә алмый. Студентларга һәм укучыларга да техник сәбәпләр аркасында өстәмә кыенлыклар кичерергә туры килә, билгеле, - ди ул.

Ирина Павловская да моны яшерми, җитәкче билгеләп үткәнчә, зур йөкләнеш аркасында берничә платформаның начаррак эшләве күзәтелгән. Бу аңлашыла да, онлайн-трансляциягә бер үк вакытта 1500 гә якын укытучы чыга, ә Zoom´да бер генә мәктәптән 26 сыйныф укый! Хәзер укытучылар edu.tatar, zoom һәм башка порталларда «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Виртуальные факультативы» кебек берничә вариантны куллана. Ата-аналарга һәм балаларга сайттан сайтка күчү авыр булганлыктан, аларның санын әкренләп оптимальләштерергә дигән карар кабул ителгән.

6 нчы мәктәпнең татар һәм инглиз телләре укытучысы Ләйсән Хәмидуллина да дистант-укытуга кереп китүнең җиңел булмавын билгели.

- Яңа төрле укыту проблемалар һәм аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарды. Хәзерге вакытта эш көнебез бик тыгыз, алга таба барысы да җайланыр дип өметләнәбез, - ди ул.

Мөгәллимәләр махсус платформалар ярдәмендә укучыларның теоретик материалны күрү-күрмәвен, өй эшен башкаруын тикшерү мөмкинлеге булуын әйтә. Шулай да алар тере аралашу яклы. Ил-көндә вәзгыять үзгәреп, кабат парта артында укуларга кайтуны телисе генә кала.

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

Әниләр фикере

Эльмира Харисова

- Бер караганда авыр түгел дә кебек, ләкин күп әйберне үзебез аңламыйбыз. Методика үзгәреп тора. Җыр, рәсем, физкультура кебек фәннәрдән дистанцион уку бер яктан кызык, икенче яктан кызганыч. Өч көн инде җыр ятлыйбыз. Видео карап физкультура, рәсем ясыйбыз. Бала бер бүлмәдән икенчесенә йөгереп йөри. Аның «пробежка». Минем бер генә бала, әлегә әниләрдә яшибез, эшкә йөрмәгәч, вакытым бар. Өчәр балалары булган әти-әниләр турында уйларга да куркам. Һәм тагын бер әйбер: дәресләр шактый күп бирелә. Дөрес, аның срогы 4-5 көн, ләкин көн дә өстәлеп тора. Шәхсән мин бу көннәрдә укытучыларга сәламәтлек, илләребезгә тынычлык, тизрәк мәктәпләр ачылуын телим.

Рәдифә Ногманова

- Олысы студент. Үзизоляция игълан ителгәч тә, үзен аерым бүлмәгә «бикләде». Музыка уен коралында кичкә кадәр шөгыльләнә. Укытучысы белән дәресне видеоэлемтә аша уздыралар. Укучыларга - алар безнең икәү - кыенрак. Электрон мәйданчыклар күп, берсеннән икенчесенә вакытында керә алмыйча аптырыйлар. Бер генә мәйданчыкта булса, күпкә җайлы булыр иде. Дәресләр ярты сәгать кенә барса да, биремнәрне гаджетлар аша башкаруга 8-9 сәгать китә. Бу сәламәтлеккә зыянлы дип саныйм. Өч балага бер генә ноутбук булу да минус. Кечкенәләрне дә бәйләп куеп булмый, алары да апа-абыйларына комачаулый. Ярый әле укулар 8 дә башланмый, йокыларын туйдырып торалар. Бердәнбер плюсы - балалар җаваплылыкка өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус