Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов: "Әлмәттә госпиталь эшли башлады»

Бүген Әлмәт районы башлыгы туры эфирда Әлмәт халкының кайбер сорауларына җавап бирде: пропускны ничек рәсмиләштерергә, Әлмәттә ишегаллары һәм тротуарлар ничек эшкәртелә һәм дезинфекцияләнә

Шулай ук ул шәһәрдә онкология хастаханәсе базасында госпиталь ачылуы турында сөйләде.

Рәсми мәгълүматларга караганда , Әлмәттә чит төбәкләрдән кайткан 1489 кеше бар, шуларның 343 е үз-үзен изоляцияләүдә. Бүгенге көндә коронавирус йогышы расланган кешеләр белән аралашкан 31 кеше карантинда тора. Алар элемтәләрне тулысынча чикләргә тиеш. Бүген шәһәрдә һәм районда инфекция расланган очраклар юк.

"Госпиталь 60 койканы үз эченә ала, ул авырулар белән аралашкан 11 кешене кабул итте, аларга дәваланырга кирәк. Аларда коронавирус йогышы расланмаган. Госпитальдә 14 хезмәткәр эшли, алар барлык кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән», - дип хәбәр итте район башлыгы. Шулай ук ул «Татнефть» компаниясенә 500 саклагыч костюм комплекты һәм «Алсу» фабрикасына рәхмәт белдерде. Алар шулай ук медиклар өчен костюмнар тегүне оештырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса