Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов: Әлмәт госпиталенә коронавируска шикле анализ белән бер кеше урнаштырылды

Әлмәт районында коронавируска шикле ике анализ ачыкланды.

Шикле анализ - коронавирус белән авыру куркынычы бар дигән сүз.

Бер пациент элегрәк ачыкланган иде, бу хакта Әлмәт районы башлыгы алдагы туры эфирларда әйтеп узган иде. Авыру хәзерге вакытта Яр Чаллыдагы госпитальдә. Әлмәт районы территориясендә тагын бер пациент ачыкланган, ул йогышлы авырулар бүлегендә ята.

«Аның шикле анализы бар, әмма әлегә расланмаган. Ул онкология диспансеры территориясендә урнашкан госпитальгә күчерелде. Анда 60 койка исәпләнә. Госпиталь изоляциянең тулы режимы белән тәэмин ителгән, тышкы дөньядан гына түгел, бер - берсеннән дә – авыруларны аерым-аерым урнаштыру мөмкинлеге бар», - дип хәбәр итте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус