Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татнефть"тә хезмәткәрләр читтән торып эшли

«Татнефть» төркемендә читтән торып эшләү режимында эшләүче хезмәткәрләрне контрольдә тоту буенча программа комплексы гамәлгә кертелгән.

Билгеле булганча, "Татнефть" Россиянең эре нефть компанияләре арасында беренчеләрдән булып март уртасында ук үз хезмәткәрләренең бер өлешен читтән торып эшкә күчерде. Бу карар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәрен исәпкә алып һәм яңа коронавирус авыруын кисәтү буенча илкүләм планны үтәү максаты белән кабул ителде.

Бүгенге көндә барлык хезмәткәрләр өчен дә ерактан торып эш урыннары оештырылган. Хезмәт дисциплинасын контрольдә тотуны тәэмин итү өчен махсус программа комплексы кулланыла. Ул ике төп бурычны хәл итә: хезмәткәрнең компьютер артында булуын мониторинглау һәм персональ биремнәр белән идарә итү.

Мониторинг системасы хезмәткәрнең компьютер артында булуын, аның гамәлләрен билгеләү мөмкинлеге бирә. Ул системага керү һәм чыгу вакытын терки; компьютерның активлыгын күзәтә; кулланыла торган ресурсларны (сайтларны, офис кушымталарын, программа продуктларын, документлар һ.б.) терки.

Биремнәр белән идарә итү системалары бурычларны формалаштырырга; аларны хәл итү өчен җаваплы төркем билгеләргә; үтәлешнең контроль срокларын билгеләргә; башка хезмәткәрләрне фикер алышуга һәм мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итәргә; аралашырга (язышу), коммуникацияләрне гамәлгә ашырырга һәм хезмәткәрләрнең эше турында хисап формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Ике система да бер-берсен тулыландыра һәм ерактагы эшне комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус