Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

«Татнефть» колачлы ярдәм күрсәтә

«Татнефть» предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору һәм медицина эшләнмәләре җитмәүне кисәтү өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, шулай ук «ТАНЕКО»заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.

Шушы көннәрдә генә костюмнар республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларына тапшырылды. Аларның бер өлеше 2 апрельдә Әлмәттә онкология үзәге базасында оештырылган беренче резерв госпиталенең медицина персоналына тапшырылды.

Командада эшләү

Битлекләр тектерү эшчәнлеше Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышы буенча кыска вакыт эчендә җәелдерелгән. 200 меңгә якын берәмлек чыгарылган инде. Хәзер костюмнар чыгаруны оештыру буенча эш алып барыла. Бу хакта «Татнефть» генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары Ренат Нугайбеков беренче резерв госпиталенең медперсоналы белән очрашу вакытында хәбәр итте. Аларның җитештерү куәте тәүлегенә 600 комплекттан да ким булмаска тиеш.

«Коронавирус инфекциясе таралу фонында җәмгыятьне саклау буенча алдынгы сафта торучыларны саклау бик мөһим. Безнең компания әлеге көрәштә катнашуны мөһим дип саный һәм халыкка максималь ярдәм күрсәтә, - дип аңлатты Ренат Ардинатович. - Нәкъ шуңа күрә «Татнефть» компаниясе муниципалитетларга әзер продукция - битлек, костюм, антисептикларны бирүне генә түгел, ә материаллар белән сызымнар бирүне дә оештырды. Бу муниципалитетлар кече бизнес вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, волонтерларны җәлеп итеп, костюмнар тегүне җайга сала алсын өчен эшләнә».

Әйтик, "Азнакай киемнәре"ндә медперсонал өчен инфекциягә каршы торырлык комплектлар әзерләү 31 мартта старт алды. Алар беренче ике көндә үк 900 гә якын костюм: куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, җиңсәләр, баш киеме һәм бахиллар чыгарган.

Антибактерицид яклавы белән төрле тыгызлыклы СМС-25 күп катламлы полипропилен материалыннан комплектлар әзерләнә. Материал берничә катламнан тора һәм бу өске катламга дымны үзенә сеңдерергә, шул ук вакытта һава үткәрергә мөмкинлек бирә.

Әлеге материалдан компаниядә шулай ук социаль һәм ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр өчен саклагыч комбинезоннар җитештерү җайга салынган.

Барысы да комплектланган

Медицина учреждениеләренә тапшырылган костюмнар медицина персоналы тарафыннан югары бәяләнде. Алар югары квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм инфекция таралуны булдырмау өчен бик кирәк, дип ассызыклады Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш округы штабының коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча җитәкчесе Вера Головина.

"Республиканың көньяк-көнчыгышында 480 мең кеше яши, - дип сөйләде Вера Ростиславовна. - Безнең халык санын исәпләп, резервның өч госпитален ачу күздә тотыла. Беренче госпиталь Әлмәттә онкоүзәк базасында җиһазландырылган. Икенчесе район үзәк хастаханәсе базасында ачылачак. Өченчесе - Лениногорск үзәк хастаханәсенең балалар стационары базасында. Барлыгы 221 койка-урын булдырылачак. Районның һәр кешесе махсус учреждениедә югары квалификацияле ярдәм ала алачак. «Татнефть»нең моңа керткән өлеше зур».

Беренче резерв госпитале тулысынча нефть холдингы акчасына җиһазландырылган. Ул шулай ук югары квалификацияле медицина персоналы белән тәэмин ителгән һәм кирәк булса, бүген үк 60 авыру кабул итәргә әзер. Әзерләнгән 60 койканың һәркайсы ИВЛ белән җиһазландырылган. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе белән ашыгыч хәл килеп чыкканда да, һәр авыру оператив ярдәм ала алачак.

Шулай ук 2 апрельдә Әлмәт районында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларының чираттагы партиясе тапшырылды. Аларга 3М VFLEX 916V респираторлары тапшырылды.

Март аенда Компания Татарстанның көньяк-көнчыгыш Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен саклагыч битлекләр белән тәэмин иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса