Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татнефть-УРС» үз продукциясен китереп бирүне оештырды

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында шәһәр буенча хәрәкәт итүдә барыбыз да чикләнгән.

Регионның социаль җаваплы оешмаларында күпләр үз-үзләрен изоляцияләү режимында эшли һәм ризык әзерләргә вакытлары җитмәү ихтимал.

«Татнефть-УРС» Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Нурлат, Алабуга, Азнакай шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен әзер продукция һәм ярымфабрикатлар китерүне оештырды.

Заказлар җәмәгать туклануы объектларыннан да, кече предприятиеләрдән дә, шәхси затлардан да кабул ителә.

Ассортимент бик киң. Ул төрле камыр ризыклары, кәтлит, пилмән, манты, пироглар, шулай ук гөбәдия, тутырма, бәлеш һәм башка бик күп ризыкларны үз эченә ала. Тәкъдим ителгән ризыкларны tatnefturs.tilda.ws сайтында карарга була.

Элемтә өчен телефоннар: Әлмәт-89872950555;
Лениногорск - 89179101266;
Баулы - 8927675418;
Нурлат - 89172342454;
Алабуга - 8987263-70-04;
Азнакай – 89272423164;
Җәлил– 89179129118.

Ярымфабрикатлар заказ ясаганнан соң 2 сәгать эчендә китерелә. 1000 сумга заказ биргән очракта шәһәр буенча китереп бирү бушлай. Гаризалар 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, илтеп бирү графигы - 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр. Түләү банк картасы аша башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса