Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанлыларга түләүсез медицина ярдәме тәкъдим итәләр

Татарстан түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча федераль проектка кушылды

«Доктор янәшәдә» медицина компаниясе ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән берлектә Россиядә яшәүчеләрне түләүсез медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча федераль проектны башлап җибәрде.

Татарстан Республикасында проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән алып барыла.

«Доктор янәшәдә» сервисының югары профессиональ табиблары гражданнарга ашыгыч һәм планлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәк.

Терапевтлар һәм педиатрлар тәүлек буе эшли торган режимда эшләячәк, барлык төп тар белгечлек табибларына уңайлы вакытка алдан язылырга мөмкин.

Моннан тыш, сервиска кардиологлар, неврологлар, гастроэнтерологлар, эндокринологлар, гинекологлар, урологлар, травматологлар-ортопедлар, ЛОРлар, дерматологлар һәм аллерголог-иммунологлар кушылды.

Консультацияләр сайт яки «Доктор янәшәдә» кушымтасы аша, шулай ук федераль телефон номеры буенча да видео/аудио форматында булырга мөмкин.

Сервис кешеләргә өйдән дәваланырга, дәвалауның барышын контрольдә тотарга, анализ нәтиҗәләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Программа халыкның киң катламнары, бигрәк тә хроник авырулар булган пациентлар, өлкән буын кешеләре һәм кечкенә балалары булган гаиләләргә, моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү яки карантин режимында булган барлык кешеләр өчен актуаль.

Проект шулай ук табибларга һәм сәламәтлек саклау системасына эпидемиягә каршы көрәшергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Проектның рәсми сайты: veb.dr-telemed.ru.

Дистанцион консультацияне бушлай алуның өч ысулы:
1️. Кушымта ярдәмендә.
? «Доктор рядом Телемед» кушымтасын үзеңә күчерергә
? Теркәлергә
? VEBMED промокодын кертергә
? Консультация алырга


2️. Компьютер ярдәмендә.
telemed.drclinics.ru сылтамасы буенча узарга
? Теркәлергә
? VEBMED промокодын кертергә
? Консультация алырга


3. Федераль телефон номеры ярдәмендә

(8 800 550 69 17).
Оператор сезне терки, терапевтка яки тар белгечкә юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса