Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда "Идел " эксперт штабы утырышы узачак

9 апрель көнне "Идел" эксперт штабы утырышы узачак. Анда Россия Президенты Владимир Путинның 8 апрельдә узган төбәк җитәкчеләре белән киңәшмә нәтиҗәләре тикшереләчәк.

Штаб утырышы зум-конференция форматында узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк: https://www.youtube.com/watch?v=I9UDdLp7Eko

8 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Путин хөкүмәткә бизнеска ярдәм итү программасын әзерләргә кушты, субъект башлыкларының игътибарын, икътисадны туктатырга һәм предприятиеләрнең эшен массакълщм чикләргә ярамавына юнәлтте. Ил Президенты төбәкләрнең вируска каршы көрәш максатыннан бюджетларны сыгылмалы тоту хокукын белдерде, әмма субъект башлыкларының югары җаваплылыгы дәрәҗәсен ассызыклады. Президент башлыкларга һәр предприятиенең проблемаларына төшенергә һәм мәшгульлекне саклап калырга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Экспертлар, төбәк җитәкчеләре илебез Президентыннан алган күрсәтмәләр, юлламалар буенча фикер алышачак һәм коронавирус эпидемиясе вәзгыятендә барлыкка килгән иң яхшы төбәк практикаларын бәяләячәк. Федераль белгечләр эпидемия шартларында регионнар башлыкларының роле һәм җаваплылыгы турындагы мәсьәләне күтәрәчәк.

Онлайн-дискуссиядә катнашачаклар:
• Марат Бәширов, "Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең милли лигасы" (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләр берлеге каршындагы бәйсез директорлар милли реестры әгъзасы.
• Алексей Куртов, Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.
Михаил Виноградов, "Петербург сәясәте" фонды президенты
Аббас Галләмов, политолог
• Александр Малькевич, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса