Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертелде

Үзгәрешләр такси йөртүгә, зиратларга бару, өзлексез эшләүче предприятиеләргә һ.б. кагыла.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә республика территориясендә 11 апрельдән зиратларга бару тыела. Бары тик күмү документларын рәсмиләштерү яки җирләүдә катнашу гына рөхсәт ителә.

13 апрельдән МФЦда документлар кабул итү туктатыла. Әмма бу билгеле бер датага алдан язылу буенча кабул итүгә һәм гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин булмаганда гына ярый.

13 апрельдән республиканың өзлексез эшләүче 17 предприятиесе аларны тәэмин итүчеләр һәм подрядчылар эшкә керешәчәк.

Кәрәзле элемтә салоннарына аерым керү урыннары булган очракта эшчәнлекләрен башлау рөхсәт ителә. Әмма алар барлык санитар-эпидемиологик чараларны да үтәргә тиеш.

Татарстан паркларына һәм скверларына махсус режим чорында барырга ярамый.

Таксилар ике генә пассажир утырта ала, шул ук вакытта салонда булган барлык кешеләр дә битлекләрдән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса