Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләргә ике атналык карантин кертелә

ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга өстәмә бастырып чыгарды.

Россиянең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү узарга тиеш дигән Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.  Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

Алар белән бергә яшәүче гражданнар шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш, дип билгеләп үтелә.

ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килгән очракта документта күрсәтелгән затлар табибны өйгә чакыртырга тиеш була.

Ләкин бу кагыйдәләр йөк ташу, пассажирлар һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче затларга, шулай ук эшчәнлеге үз-үзеңне изоляцияләү чорында туктатылмаган компания хезмәткәрләренә кагылмый.

Фото:https://www.tatar-inform.ru

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса