Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов: "Госпитальдә авыр хәлдәге пациентлар юк"

Бу хакта бүген район башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда уздырган туры эфиры барышында хәбәр итте.

"Бүгенге көндә медицина күзәтүе астында Әлмәт районында 117 кеше исәпләнә. Бу  коронавирус авыруы ачыкланган кешеләр белән контактта булган, Россия һәм Татарстан чикләреннән кайткан кешеләр", - диде башлык.

Онкология диспансерында җәелдерелгән госпитальдә хәзерге вакытта 7 кеше дәвалана. 

"Аларның икесе Әлмәтнеке, калганнары республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан. Аларның барысының да хәл-торышы тотрыклы, авыр хәлдәге авырулар юк".

Госпиталь гадәти штат режимында эшли. Ул тулысынча шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса